Көнбатышның 15 иле Фәләстин дәүләтен танырга чакырып белдерү чыгарды.
Белдерүне Нью-Йоркта узган Фәләстин-Израил низагына багышланган конференция нәтиҗәсендә Тышкы эшләр министрлары имзалады. Текстны Франция тышкы эшләр министры Жан-Ноэль Барро тәкъдим итте.
Узган атнада Франция сентябрь аенда Фәләстин дәүләтен рәсми тану нияте турында белдерде. Әлеге карар АКШ һәм Израил тарафыннан тәнкыйтьләнде, әмма кайбер илләр Францияне яклап чыкты. Британия дә инде сентябрьдә Фәләстин дәүләтен тану мөмкинлеге турында белдерде.
Финляндия, Ирландия, Испания, Португалия, Люксембург, Словения, Мальта, Андора, Сан-Марино, Норвегия, Исландия, Австралия, Канада һәм Яңа Зеландия тышкы эшләр министрлары имзалаган уртак белдерүдә, ХӘМӘС радикаль төркеме (АКШ һәм Европа берлеге илләре тарафыннан террорчы дип танылган) тарафыннан 2023 елның 7 октябрендә ясалган һөҗүм хөкем ителә һәм тотыкларны азат итәргә чакырыла.
Шул ук вакытта белдерүне язучылар Израил ХӘМӘСкә каршы чараны дәвам иткән Газзә Сызыгында һуманитар хәлнең авыр булуын билгели һәм хәрби чараларны туктатырга чакыра. Алар шулай ук Газзә Сызыгы өчен "киләчәк модель"ны булдыру өлкәсендә эшләргә әзерлек белдерә. Бу модельга төбәкне торгызу, ХӘМӘСне коралсызландыру һәм аны Газзә белән идарәдән читләштерү кертелергә тиеш. Моннан тыш, алар Фәләстин автономиясенең хәзерге хакимиятләренең үз өстенә берничә йөкләмәнең алуын билгели. Алар арасында сайлаулар уздыру да бар.
Министрлар белдерүенчә, "аларның илләре инде Фәләстин дәүләтен танырга әзерлекне белдерде яки белдерә" һәм башка илләрне дә үзләренә кушылырга чакыра.
Британия премьер-министры Кир Стармер әгәр Израил сентябрьгә кадәр Газзә җирлегендә ут ачуны туктату белән ризалашмаса, илнең Фәләстин дәүләтен танырга әзер булуын белдерде.
Лондонның, шулай ук башка кайбер илләрнең позициясен үзгәртүе нигездә Газзәдәге катлаулы һуманитар хәл турындагы хәбәрләргә бәйле. БМО агентлыклары һәм халыкара һуманитар оешмалар моны ачлык дип әйтә. Израилyt һуманитар ярдәмне кертүгә комачаулауда гаеплиләр. Ләкин Израил бу гаепләүләрне кире кага һәм җаваплылыкны ХӘМӘСкә йөкли.
Нью-Йоркта узган конференциянең йомгаклау документында Газзәдә ХӘМӘС идарәсенә нокта куярга чакыру урын алган. АКШ һәм Израил вәкилләре анда катнашмады.
Документны Мисыр, Катар, Согуд Гарәбстаны һәм Үрдүн дә хуплап чыкты. Анда ХӘМӘСкә үз коралын Фәләстин автономиясе хакимиятенә тапшырырга чакыру да бар. Моңа кадәр әлеге тәкъдим белән автономия премьер-министры Мөхәммәт Мостафа да чыккан иде.
- ХӘМӘС контролендәге Газзәдә хәзерге хәрби гамәлләр 2023 елның 7 октябрендә ХӘМӘСнең Израилгә һөҗүм ясаганнан соң башланды. Ул вакытта якынча 1200 кеше һәлак булды, һәм 250 кеше тоткын итеп алынган иде. Аларның бер өлеше алмашу нәтиҗәсендә азат ителде.
- 7 октябрь һөҗүменә җавап итеп, Израиль зур хәрби операция башлады. ХӘМӘС контролендәге Газзә Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына күрә, әлеге хәрби гамәлләр вакытында Газзәдә меңнәрчә кеше һәлак булган.
- Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы Израилнең Газзә cызыгындагы гамәлләрен фәләстиннәр геноциды дип атады.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум