Украина сугышында катнашып кайтучы, хәзерге вакытта Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Рәсим Баксиков Татарстаннан Украинада сугышучылар күп, башка төбәкләр белән чагыштырганда республика беренче урында, дип белдерде. Ул моны "Татар-Информ" агентлыгына биргән әңгәмәсендә әйтте.
— Республика кешеләре бөтен фронт буенча сибелгәнен төгәл беләм. Бу әле Татарстанда оештырылган өч батальонны - "Алга", "Тимер", "Батыр"ны санамаганда. Алар фронттагы хәлләргә тактик яктан нык тәэсир итә, — диде Баксиков.
Ул Татарстанда җитештерелгән дроннар белән дә мактанды.
— Алабугада җитештерелгән безнең "Герань"нәр (Иранның Shahed-136 дроннарын Русиядәге атамасы - ред.) өч ел дәвамында украиннарны өркетеп тора, алар өстәвенә һәрвакыт яңара, яхшыра, — дип белдерде ул.
CNN телеканалы күптән түгел яңа иярче рәсемнәре чыгарды. Бу - Татарстандагы "Алабуга" заводы фоторәсемнәре, биредә дроннар җитештерелә. Журналистлар белгечләр белән сөйләшкәннән соң, завод җирлегендә кимендә тагын сигез яңа корылма барлыкка килгәнен ачыклаган. Берничәсе әле төзелә.
Июль уртасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикадан 45 мең кеше Украинадагы сугышты катнаша яки катнашты дип белдергән иде.
Азатлык Радиосының Татар-Башкорт хезмәте соңгы айларда "Алга", "Тимер", "Батыр" батальоннары турында берни билгеле түгел дип язды. Республика хакимиятләре дә алар турында ләм-мим дәшмәде, хакимият шулай ук һәлак булучыларның туганнары уздырган искә алу чараларында катнашмады, бернинди дә мәгълүмат булмады. Соңрак Миңнеханов та, аның матбугат хезмәте дә берничә тапкыр бу батальоннарны үз язмаларында телгә алды.
Татарстан - Украинадагы сугышта һәлак булучылар саны белән беренче урынны биләүче республика. Азатлык хисапларына күрә, 2022 елның 24 февраленнән башлап кимендә 5 698 татарстанлы һәлак булган. Моңа ачык чыганаклардан табылган исемнәр генә керә. "Медиазона", "Би-Би-Си"ның мәгълүматларына күрә, үлүчеләр саны белән Татарстан Башкортстаннан гына калыша.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум