Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Елларга сузылса да, гаделлеккә ирешәчәкмен". Зөлфия Ситдыйкованың шартлы мөддәтен төрмәгә алыштырырга телиләр


Зөлфия Ситдыйкова, 2022 ел
Зөлфия Ситдыйкова, 2022 ел

Куәт оешмалары белдерүенчә, Ситдыйковага 2025 елда ике административ беркетмә төзелгән, бу шартлы мөддәтне төрмәгә алыштыруга нигез була ала.

Җинаятьләрне башкару инспекцияс Казандагы 48 яшьлек активист Зөлфия Ситдыйкованың шартлы хөкем карарын иректән мәхрүм итү җәзасына алыштыруны таләп итә. Idel.Реалии мәгълүматына күрә, тиешле гариза инде мәхкәмәгә тапшырылган.

Куәт оешмалары мәгълүматынча, бу таләп 2025 елда чыгарылган ике административ карарга бәйле: берсендә Ситдыйковага сәясәтче Борис Немцов истәлегенә чәчәк кую өчен ун тәүлек административ кулга алу җәзасы бирелде, икенчесендә ул сугышка каршы пикетны фотога төшергәне өчен "армияне мыскыл итү" маддәсе нигезендә 80 мең сум штрафка тартылды.

"Сез кулына гади кәгазь тоткан хатын-кыздан курыктыгызмы?"

Узган елның 28 маенда Татарстан Югары мәхкәмәсе Ситдыйкованы ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте. Ул "Русия армиясен кабаттан мыскыл итү" һәм "нацизмны аклау" маддәләре нигезендә гаепле дип табылды. Җинаять эше 2023 елның 19 июлендә ачылкган иде — аның алдыннан Ситдыйкова өендә тентү узды, телефоны һәм техникасы алынды.

280.3 маддәнең 1нче өлеше (армияне кабат "дискредитацияләү") нигезендә хөкемдар 1 ел 11 ай төрмә җәзасы билгеләде. Ә 354.1 маддәнең 3нче өлеше буенча ("нацизмны аклау") — 6 ай төзәтү эшләре бирелде, хезмәт хакының 5 проценты дәүләт файдасына тотып калу шарты куелды.

Җинаять эшен ачуга сәбәп булып ике плакат тора: тикшерү мәгълүматына караганда, 2023 елның 19 апрелендә Җиңү паркындагы Мәңгелек ут янында куелган"Сугыш булмасын!" плакаты һәм 28 апрельдә Казанның Урицкий паркында тартып алынган "9 wая" диелгән плакат. Мәхкәмә, өстәп, активистны ике елга Русия Кораллы Көчләре турында мәгълүмат таратуга кагылышлы теләсә нинди эшчәнлекне — шул исәптән интернетта, митинглар, демонстрацияләр, пикетлар вакытында да — тыю карарын чыгарды.

Куәт оешмаларына бу эштә экспертлар ярдәм иткән. Казан төбәкара экспертиза үзәгендә эшләүче лингвист Екатерина Палеха белән психолог Анастасия Касыймова шушы ике шигардә "Совет гаскәренә тискәре бәяләмә" күргән, ике язу да "Бөек Ватан сугышы ветераннарының намус һәм абруен кимсетә" дип тапканнар. Психологик-лингвистик экспертиза 12 октябрьдә ясалган һәм 50 биттән тора. (Сүз уңаеннан, бу ике "эксперт" элек ислам экстремизмы эшләрен тикшергән, бу хакта аларның портфолиоларында язылган.) Шул рәвешле активистка тагын "Русия гаскәрен дискредитацияләү" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды. Чүмәлә өстенә чүмәлә дигәндәй, тикшерүчеләр моның белән генә чикләнеп калмады. Бу шигарләр белән Ситдыйкова нацизмны да аклый дип табылды.

Ситдикова һәм аның адвокаты эш материаллары белән танышканда, анда өч яшерен шаһит барлыгы ачыкланган. Беренчесе 2023 елның ноябрь азагында, икенчесе — декабрь ахырында, өченчесе — 2024 елның 4 гыйнварында күрсәтмә биргән.

Ситдикова шартлы хөкем карарын төрмәгә алыштыру таләбе мәхкәмәгә тапшырылганны белгәч, мөрәҗәгать белән чыкты:

"Минемчә, бу җинаять эшләре — Казанның Эчке эшләр министрлыгы Экстремизмга каршы көрәш үзәге хезмәткәрләре белән "эксперт" Палеха тарафыннан уйлап чыгарылган. <…> Бу эшләр, ялган күрсәтмәләр биргән, һәм, минем уйлавымча, шул ук хезмәткәрләр ярдәмендә "барлыкка китерелгән" өч яшерен шаһит булмаса, бөтенләй дә булмас иде. Хәзер шул ук кешеләр минем төрмәгә эләгүем өчен тырыша", — дип белдерде ул.

Аның әйтүенчә, яшерен шаһитларның берсен ул "төгәл таный", калган икесен — "беркайчан да күргәне юк".

"Мин беләм: бу яшерен шаһитлар һәм аларның "кураторлары" бу мөрәҗәгатьне укыячак. Шуңа күрә — сезгә мөрәҗәгатем: төнлә тыныч йоклыйсызмы? Балаларыгыз, туганнарыгыз, дусларыгыз күзенә ничек карыйсыз? Сез бит ялган күрсәтмәләр белән кешеләр язмышын хәл иттегез. Әгәр үз хаклыгыгызга ышанган булсагыз, нигә мәхкәмәдә йөзегезне яшердегез, тавышыгызны үзгәрттегез? <…> Кулына гади кәгазь тоткан бер хатын-кыздан курыктыгызмы? Еллар үтсә дә, мин гаделлеккә ирешәчәкмен. <…> Сезнең әле хурлык тактасына эләкмәү мөмкинлеге бар. Шуңа күрә миңа элемтәгә чыгыгыз. Мин сездән, мәхкәмәдәге кебек, ялган сорамыйм. Миңа бары тик хакыйкать кирәк", — диде Ситдикова.

Мәхкәмә утырышы вакыты әлегә билгеләнмәгән.

Ни өчен Ситдыйкованы утыртырга телиләр

Җинаятьләрне башкару инспекциясенең шартлы мөддәтне реальгә алыштыру ниятләре турында Зөлфия Ситдыйковага июль башында ук әйтелгән. Бу хакта 9 июльдә оппозицион "Республикасы" Telegram-каналы хәбәр итте.

Idel.Реалии язуынча, моның сәбәбе — 2025 елда Ситдыйковага карата ачылган ике административ эш. Беренчесе: февраль ахырында Вахитов районы мәхкәмәсе аны Борис Немцов истәлегенә чәчәк куйган өчен 10 тәүлеккә административ кулга алды. Бу гамәлне хакимият рөхсәт итмәгән протест чарасыдип бәяләделәр.

Икенчесе: май башында шул ук Вахитов районы мәхкәмәсе Ситдыйкованы "армияне дискредитацияләү"дә гаепле дип тапты һәм 80 мең сум штраф салды. Сәбәп итеп Ситдыйккованың "Пути нет — надо сворачивать" дигән плакат белән "Казан" гаилә үзәге янында басып торган Вера Отрешконы фотога төшерүе күрсәтелде. Әмма аларның икесен дә 2 апрельдә генә тоткарладылар. Полиция аларга видеокүзәтү камералары язмаларын карагач барган. Бу хакта мәхкәмә карарында да әйтелә.

Ситдыйкованың гаебен раслаучы төп "дәлил"ләрнең берсе тагын шул ук "экспертлар" нәтиҗәләре булган:

"Психологик-лингвистик тикшерү нәтиҗәләренә караганда, Telegram-каналлардагы постларда "махсус хәрби операция максатларын дискредитацияләү" һәм Русия Кораллы көчләренә каршы гамәлләргә өндәү билгеләре бар", — диелә мәхкәмә карарында.

Idel.Реалии белән сөйләшкән чыганаклар раславынча, әлеге экспертизаны элекке кебек үк Екатерина Палеха һәм Анастасия Касыймова үткәргән.

Эзәрлекләү тарихы

  • 2022 елдан башлап Зөлфия Ситдыйкова даими рәвештә полиция тарафыннан эзәрлекләнә.
  • Шул ук елның 14 июнь кичендә аны "Казан" гаилә үзәге янында тоткарлаганнар иде, ул Олег Газманов концертына "No war" ("Сугыш булмасын") дигән язулы кофта киеп килгән булган. 22 июльдә Казанның Яңа Савин районы мәхкәмәсе хатынны Русия гаскәрен "дискредитацияләүдә" гаепле дип тапты һәм аңа 40 мең сум штраф түләттерү карары чыгарды.
  • 2022 елның 9 сентябрьдә Казанда дүрт активистның, шул исәптән Ситдыйкованың да өендә тентүләр узды. Бу Объектив-ТВ YouTube каналында май аенда чыккан "Краска и будка для посла России в Польше" исемле видео сәбәпле ачылган җинаять эшенә бәйле рәвештә узды. Активистның фатирына куәт структураларыннан җиде хезмәткәр килде. Ул террорчылыкны аклау эшенә шаһит буларак җәлеп ителде. Зөлфия Ситдыйкованың электрон җиһазларын тартып алганнар иде.
  • 2023 елның 28 апрельдә активистны башка бер активист белән бергә Урицкий паркында тоткарладылар. Имеш ул Икенче дөнья сугышында һәлак булучыларга куелган һәйкәл янында пикет уздырмакчы булган. Ситдыйковадан "9 waя" дигән кәгазь тартып алдылар. Бу плакат соңрак гаскәрне кабат "кимсетү" һәм "нацизмны аклау" турындагы җинаять эшләренең нигезенә ятты.
  • Шул ук елның маенда социаль челтәрләрдә Казанның Җиңү паркындагы мәңгелек ут фонында төшерелгән "Бетсен сугыш" дигән плакатның рәсеме таралды. Куәт оешмалары бу чараны уздыруда Ситдыйкованы гаепли.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG